Буыннар бәйлеге.

 1835ел. “Шоба иле” авылы, Сергач уезды.

 Байтимир Мурсалимов, 83 яшь-  аның улы Амирхан,  авыл мулласы, имам, дингә өйрәтүче.

Абдюхан 57 яшь- Байтимернең баласы

Жамлихан 23 яшь- Байтимернең оныгы.

М.Максут.Буыннар бәйлеге булсын өчен, " бабай-ата- онык" бәйләнеше кирәк. 3 санына тигез.

---------

Астагы  язылган исемнәр һәм даталар барда минем родословныйемнан алынганнар. Кылыч  дөрестән дә булган, тик ниченче елларны һәм кайсы буыннан тотынган ул бирелергә минем бабаларыма- анысын дөрес әйтәлмим.

------------

 1830-1833 нче тынычсыз еллар үткәч, муллалар арасында бәхәслек беткәннән соң, Хамит Ханмурзинны муллага  сайлаганнан соң, олы яшьтәге Байтимир үзенең тирән уйларына чумып утырган  чакта, янына  23 яшьлек  оныгы Җамлихан килеп басты, һәм йомшак тавыш белән:

-          Исенме ,бабакай! Нинди хәлләрең бар?Нишләп утырасын?

-         Нишлим инде, балам...Карыйм офыкка, уйланам. Уйлыйм үткәннәрне, уйлыйм киләчәкне...Уйлым  динебезне ....уйлыйм авылдашларны...Үткән елны безнең муллалар арасында зур булмаса да, төрле бәхәсләр булып үтте бит. Күпме кичерүләр(переживания)  күрдек. Ә икенче яктан: мулла булу- җиңел эш түгел. Аның күпме бурычлары бар Ходай каршында, дин каршында, авылдашлар каршында. Да... шулай гади гына түгел бит ул эшләр.

-          Бабакай!  Сиңа  олы рәхмәтләребез,- диде Җамлихан бабасының шул сүзләреннән соң.

-          Ни өчен, балам?

-          Минем уйлавым буенча,син бабакай,  чын дини кешеләрнең берсе.

-          Ник шулай уйлыйсын?

-          Син ничә еллар буе инде авылдашларны ислам диненә өйрәтә торасын. Алар алнында абруйлы кеше булып яшисен. Авылдашлар мулланы билгеләгәндә, син уйлап тормадың балаң Амирхан турында, ә   мулла  Хамит абзый  яклы сүзләр әйттең. Шулар зур терәк булды аңа. Ә Амирхан абзый соң үпкәләмәдеме сиңа?

-          Юк, юк, ул минем балам бит.Без бер киңәштә яшибез.Ул очракта мин барлык ситуацияны күз алдына китереп эш иттем, ул чакта бит  авылдашларның бердәмлеген сакларга кирәк иде.

-          Син - фикер иясе, бабакай, югары дәрәҗәдә уйлаучы.  Еллар буе мин синнән үрнәк алып яшәдем. Синең киңәшлерең- зур байлык минем өчен.

-          Бу сүзләрең өчен рәхмәт, балам. Да, мин олы яшьтәге кеше, дөньяны күп күргән инде. Бер-береңне анлау, яклау, хата-яманлыклардан вакытында төзәтү, афу итү- шул була инде бер-береңне хөрмәтләү. Бигрәк тә шулай булырга тиеш ата белән бала арасында,  шундый  булырга тиеш чын бәйлек.....Шулай аралашып яшәү-бик куаныч барыбыз өчен дә.....Киләчәктә син дә шундый, шуның өстенә дини укымышлы кеше булырсын дип өмет итәм.

-          Рәхмәт, бабакай яхшы сүзләреңә. Амин.

-          Тик күп белер өчен- кирәк күп тырышырга.Адәм җир өстенә дә карасамы , янә урманыбыз  ягынамы, яисә  зәңгәр күккәме, аз гына булса да, тиеш ниндидер бер файдалы белем алырга.

-          Бабакай, һәрвакыт уйлап-уйланып торырга гына ярамый инде диеп уйлыйм.

-          Гомеремнең  ахыр еллары якынайган саен, вакыт җитмәгәнне мин  сизә төшәм. Минем яшемдә уйламасаң да- уйланырсын.Әйтерсең лә күпме эшләр әшләнмичә кала шикелле.  Вакыт җитешми.....вакыт. Миңа хәзер 83 яшь тулды.  Мин уйлыйм барыбыз турында да, шулай ук синең турында. Бүгенгесе бит  Аллага шөкер,нәселебез зур, җирләребез дә күп. Барсының да гаиләсе тынычлы булсын дип теләкләрдә генә торам. ....Менә узган 1834 елны барлык авылдашларны исәпкә алу документларын яздылар, русча әйткәндә перепись диябез инде.Безнең нәсел кешеләре -күп өлеш алып тора бит. Безнең йортны 73 нче йорт  итеп билгеләделәр. Туган кардәшебез Хабибулланыкын- Алибайларныкын -77 нче итеп. Иген җирләребез дә җитәслек.Авылыбызда нинди зур булды... Шоба бабай җире...Менә бу елны барлык авыл җирләрен дә исәпкә алдылар- үлчәделәр, яздылар кәгазьләр өстендә. Авыл җирләренең чикләр схемасы бик кызыклы булып чыкты.

-          Ничек шулай, бабакай?

-           Син беләсенме, кәгазь өстендә нәрсә рәсеме килеп чыкканын?

-          Юк, бабакай, белмим. Ә нәрсә килеп чыга?

 Байтимер кулына алды да бер агач кисәген, Шоба авылы җирләренең схемасын туфраклы җир өстендә   сызып күрсәтте. Жамлиханның авызыннан чыгып китте:

-          Бабакай, бу бит аю була инде.

-          Әйе, дөрес, шулай. Миңа үземә дә бик кызыклы булып чыкты. Гомерем дә аз гына күрмәдем шушындый  аюларны. Аю балаларын да кулымда тотып торганым бар.

 Шуннан соң, Байтимер оныгы Жамлиханның  күңелен кызыксындырыр өчен, җир өстенә рәсем итеп язылган зур аюның янына кечерәк аю баласын да  эшләп куйды. Аннары бераз тынга калып уйлап торды да, зур аюның борыныннан аю баласының сул аягына- табанына кадәр озын сызык сызды. Аннары чыбыкның  очы белән башта зур аюны күрсәтеп, аннары кечесен, тыңла балам диде: 

-          Менә, бу – күктәге Зур Дустыган йолдызы була (Большая Медведица), менә бусы-  Кече Дустыган йолдызы (Малая Медведица), ә мин сызган сызык- аларның  бәйләнешен аңлата. Мин аларга карап, ата белән бала арасындагы  булган бәйләнешне күз алдына китерәм......Ата кеше үз баласын һәрвакыт күз алнында тотарга тиеш икәнлекне. Табигатьтә дә аюлар  шулай итеп саклыйлар балаларын. Бу минем тарафтан хәзер сызылган сызыкны мөмкин сызарга башкалыйча да. Ул бик тә дөрес булыр иде диеп уйлым. Әгәрдем, бу сызыкны киресенчә юнәлештә  күрсәтеп сызсам- сызыкны башлар идем аю баласының борныннан аю анасының табанына таба.

-          Ничек шулай,бабакай?

-          Шулай. Ул аңлатыр иде шуны: бала үзенең бәхетен атасының, дөресерәге- анасының табан астыннан эзләргә тиешлеген. Шунда  дөньяның дөрес барышы булыр иде. Дөньяда  яшәүче буыннар арасында  нык бәйлек булыр иде. Ә бүгенгесе- кем ничек яши. Хәзер заманнар авыр. Шулай да, нәрсә бар белән яшәп, ата-ана барлыгын онытырга ярамый, шулай ук туганнар барлыгын. Шул ук вакыт дөньяның барлыгын, табигать матурлыгын. Нәрсә ул: ашадым, эчтем, йокладым, яисә рәхәт шул чак- кайчан  эшләми көнем үтте. Бу шатлык түгел.

 Шул сүзләрдән соң Байтимер оныгының күзләренә карады да, аның фикерләрен укыды һәм  тагын да сөйләвен  дәвам итте, җир өстендә эшләнгән рәсемнәрдән чыгып:

-Менә бусы рус телендә Большая Медведица диелә, ә кечесе- Малая Медведица диеп йөртелә.

 Шунан соң, Байтимир оныгына Поляр Йолдызы турында сөйләп алды. Нинди урынны ул тәшкил итә. Нинди фунциялар үти. Ничек аны файдалы итеп кулланганнар һәм  кулланалар сәяхәтчеләр.

Шулай ук сөйләде : ничек  Җир өстенә  Поляр йолдыздан  төшкән 9 зур кеше, кайсылары тора бара үрчеп, төрки халыклар булып  җәелгәннәр Евразия җирләренә. Шулай ук, ничек  шул халыкка  күктән тимер җибәрелгән. Һәм алар беренче булып аны эшкәртергә өйрәнгәннәр.

 Җамлихан тимер сүзен ишеткәч, кызыксынып сорамакчы булды:

- Бабакай, ә нәк синең исемең шундый?..Байтимер?

- Нәселебез безнең күренекле булган, Җамлихан. Тимер табучы, тимер тотучы, тимергә ия булган кеше  беркайчан да тормыш көнендә югалып калмаган.

 Аннан, Байтимир үзенең исеменең эчтәлеген анлатып биргәч, Җамлиханга сөйләп бирде барлык улларының, оныкларының исемнәренеж эчтәлекләрен.

- Аллага шөкер, минем сөекле кыз балаларымнан башка 3 ир  балам бар: Абдюхан(ханның атасы эчтәлгендә), ул синең этиең була инде, Амирхан( боеручы, падишах, нәселнең җитәкчесе), Абделкәрим ( Корьән сүзе, юмарт, һиммәтлеле, шәфкатьле, ачык йөзле, дөреслекле, хөрмәтле).  

 - Бабакай, ә нәрсә аңлаштыра Җамлихан дигән исем? Минем исемем?

- Эчтәлеге: матур, батыр, сөйкемле, туганнары арасында олылары булып торган кеше.

 Күрәсенме,Җамлихан, исемнәр бит шулай гына бирелми. Аларның һәрберсенең эчтәлеге бар.Бу гадәт бездә электән элек килә. Нәселебездә булган мәетләрләребезне  онытмас өчен, без бала тугач, истәлек итеп, вафат булган туганыбызның исемнәрен дә кушабыз. Мәсәлән, синең әтиеңнең туган браты Амирханның Невретдин исемле баласы бар иде. Ул 1816 нчы елны вафат булды. Ә Невретдин исеме “динебезнең нуры” дигәнлекне аңлата бит.Ә син, киләчәктә, вафат булган Невретдин истәлегенә, синең улың яисә оныгың тугач, Невретдин исеме кушарга тиешсен,Җамлихан. Яз,Ходаем.Амин.

- Аңыштым, бабакай. Ул эшне үтәрмен мин киләчәктә Алла бирсә.......Бабакай, ә син беләсеңме элекке эби-бабаларыңнын исемнәрен? Сөйләсәң иде.

- Әйе, беләм күбесен.Тик ул турыда бик озак сөйләргә туры килер.

- Ярый.....башка вакытны сөйләрсен.....Ә вакыт үткәч, безне кем искә алыр икән шулай- синең кебек?

 Бу сораудан соң, Байтимир бераз уйланып торды да, сөйләргә мәҗбүр булды:

- Беләсен, Җамлихан! Бу катлаулы сорауга озак сөйләргә туры килсә дә, тыңла, мин сиңа сөйләп калдырыйм инде. Мин сиңа юкка гына нәселебез, җирләребез, Җидегән йолдызлар турында сөйләп үткәрмәдем. Элекке бабаларыбыз турында да сөйләдәм.  Әйтем дә инде, безнең йортыбыз списокта 73нче, туганым Хабибулланыкы- 77 нче, 3 ир балам бар, аларның икесенең – дүртәр ир балалары бар, ә өченчесе- Абделкәримнең баласы Амин – ул да зур ошанычыбыз. Аларның да киләчәге якты, шатлыклы булырга тиеш. Бир, Ходаем. Амин. Ә элекке бабайлар турында нәрсә эйтер идем....... Минем этием Мурсалим 1752 нче елны туган. Исеменең эчтәлеге: “саулыкка тиң, саулыкка лаеклы булган кеше , вакытлар үтсә дә онытылмас” дигәнне аңлата. Дөрестәндә бит, миңа да бүгенгесе 83 яшь, ә мин үземне яхшы сизәм.

Ә хәзер алда, тагын да игътибар белән тыңла мине......... Әтием әйтә иде, авылыбызга беренче булып нигез салган безнең бабабыз Бурнаш Чепкун улы   әйтеп калдырган булган шул сүзләрне: “ минем нәселемдә 7 нче  буында күренекле бала дөньяга килер диеп. Ул бала белән гаиләбез генә түгел, ә авылыбыз нурланыр” дигән фикерне. Җиденче буын – ул мин- Байтимер булам. Минем авылдашларны ислам диненә өйрәтү, тәртипкә өндәү шул фикердә була күрәсен инде аның әйтелгән сүзләре буенча.Шуннан чыгып, мин бу дөньяга килгәч, Ходай каршында,  дин каршында, авылдашлар каршында булган бурычларымны ак булып үти килдем. Балам Амирханда шул динебез юлында бит.

- Бабакай!  Нәселебез турында сөйләгәндә берничә тапкыр инде 7, 3,77 саннарын әйтеп уздың. Җидегән йолдызларны да син юкка гына сөйләмәдең миңа. Бу тәңгәл килү очраклылык кынамы(случайность) , яисә ярашлылык (закономерность) буламы?

-Берни әйтә алмыйм, балам. Аны бер Ходай гына белә, Җамлихан! Син сорыйсын: “кем безне киләчәктә искә алыр диеп”. Бу соравыңа да җавап бирәм. Амирханның гаиләсә зур уңышларга тиң булганны әйттем инде. Ул мулла булып та хезмәт итте.Ә хәзер киләчәктә нәрсә булганны әйтәм.

Киләчәктә, минем ике  баламның - әтиең Абдюханның  6 нчы (3+3)( яисә бабасы-атасы-оныгы) буынында бер кыз бала дөньяга килер, ә икенче улым Абделкәримнең 6 нчы (3+3) буынында ир бала дөньяга килер. Алар бер берсен яшьли яратышырлар һәм киләчәктә шул нихакланышкан парның көтелгән, теләп алынган, тансык, омтылышлы балалары дөньяга килер. Ул минем, 7 нче буында туган бала булып чыгар.

 - Бабакай, син тагын да 7 санын кулланып сөйлисен.

- Нишлим соң, балам, шулай булгач. Күктәге йолдызлар шулай күрәсен урнашкан.

- Бабакай, ул баланың дөньяга тууы соң кайвыкытка туры килә, ниченче еллар булыр?

- Әйтем бит инде. Миннән соң - 7  нче буын булыр диеп...  Ә син елын ачык итмәкче буласын.

-Да,да, бабакай. Әйе, дөрес.

- Ул шул ел булыр, кайчан шул  баланың туган көне һәм  туган ае саннары капма-каршы торышта булырлар (зеркальное отражение).

 Байтимер алдыда кабат кулына чыбыкны, җиргә язып куйды  саннарны: 20|02.

Җамлихан бу саннарның  ахырына төшенми генә, тагын өстәмә итеп, сорарга мәҗбүр булды.

Байтимер гади тел белән аңлатты:

- Ул бала киләчәктә 12 нче зодиакаль йолдызлыкларның иң соңгысында дөньяга килер.  Ул февраль аеның 20 нче көне була инде.

- Да, бик кызык.Ә нинди ел булыр, - дип тагын кызыксынып сорады Җамлихан.

 Байтимер чыбык белән тагын җир өстенә язып күрсәтте дә: 

- Ул елның саннары да капма-каршы булыр“I9|6I, яисә  “7+3+7”, тик  алар ике Җидегән йолдызлары кебек бер-берсенә капма-каршы юнәлештә торырлар. Әнә карачы мин эшләгән рәсемгә.

- Ә “7+3+7” саннары арасында, уртадагы  3 саны нәрсә аңлаштыра?

- Улмы? Күктәге йолдызларның күк йәзенә урнашуын карасаң, киләчәктә туучы шул бала  февраль аенда дөньяга килер, башкалыйча әйткәндә, ул Балык(рыбы) йолдызлыгында туар.  Ул йолдызлык(созвездие) ике балыктан тора бит. Ә балыклар арасында  пәрдә иясә тасма (лента) бар бит. Ике балыкны шул  пәрдә тоташтыра. 3 дигән саныбыз –  шул тасма була инде. Язылды бит инде, буыннар бәйлеге булсын өчен 3 кеше кирәк: "бабасы- баласы- оныгы". 3 санына мин бигрәк зур игътибар бирәм. Бу катлаулы дөньяның дөрес барышы Ходаебыз, Пейгамбәребез һәм адәмнең барлыгы  белән бәйләнгән. Шуларның берсе генә булмаса да- бу дөньяның эчтәлеге югала бит. ........Ә балыклар йолдызлыгы тагын да кайтып килсәк, алар Җир шарының түбәсендә урнашкан бит, ә тасма дигәнебез Җир шарын ике өлешкә бүлә: көньяк һәм төньяк ярымшарларга(восточное и западное полушария).Әйтерсен, бер вакыт җиткәч, барлык адәмнәр ике төркемгә бүленерләр-сяваплыларга һәм гонаһлыларга. Киләчәктә,  минем нәселемдә шул туган бала сявап белән гонаһның нәрсә икәнлеген белеп яшәр.

- Бабакай, чынлаптамы шулай булыр?

- Чынлап та, балам. Тик шул бала гына тулысынча итеп безнең гаиләбездә булган мәетләрнең  исемнәрен  ачыклар, безне искә алыр, догалар укыр. Безнең исемнәребез ничә еллар,гасырлар үткәчтә, кәгазь яисә таш өстендә шул бала исеменнән язылыр. Бәлкем, тагын да зуррак уңышларга ирешер. Яз,Ходаем.Амин.

- Да, бабакай, син инде бик җентекләп сөйлисен. Мин бу  сүзләреңә гомерем буе  ошанып яшәрмен. Бу 3,7,73,77, 20|02, I9|6I саннары да онытылмаслар. Бәлкем, юкка гына Корьәндә: Җир йөзе дә 7 катлы димәгән. Бабакай! Тагын бер соравыма җәвап бирә алмассыңмы. Нәрсә соң адәмнең бу дөньяда яшәвенең төп мәгънәсе?

- Бу дөньяга кем килеп китмәгән. Барысы да гомерләрендә  зур яисә кече эшләр эшләп киткәннәр.Вакыт үтә дә- кешенең исеме онытыла. Тик бик аз кешенең исемнәре озак итеп истә саклана. Мәсәлән, сөйләгән идем инде Адилхан(Аттила), Чингисхан кебек күренекле  батырлар турында. Алар күп җирләр яулап алганнар, зур байлыкларга тиң булганнар. Исемнәре бүгенге көнгә кадәр сакланса да, алар да бит җирләрне  яулап алу өчен күп кешеләрнең, дошманнарның гомерләрен алганнар. Димәк, гонаһлар да эшләгәннәр. Беләм, бу дөньяда гонаһсызлар юк.Беләм, аларга да гомер барышында  тора бара шул кадәр байлык  кирәкмәгән, ә кирәк булган тик дан(слава).  Шуннан чыгып, аларның да тормышларына зур бәя бирә алмыйм.

Минем өчен бар бу дөньяда ис-акыл китәрди  кешеләр һәм аларның эшләре. Алар кешелек дөньясында бик санаулылар гына. Алар шундый адәмнәр, кайсылары шул кадәр кешегә яисә кешелек дөньясына  дөрес юлны күрсәткәннәр,  адәмнәрне дөрес юлга бастырганнар. Шуларның берсе -сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләлаһү галейһи вәссәллем. Шундый адәмнәргә генә сокланырга мөмкин.

Да, була шундый чаклар, мөшакать дөньясында адәм ИСТӘЛЕК дигән нәрсәгә чын күңелдән игътибар  бирә алмый,  хәтта ИСТӘЛЕК дигән нәрсә ашарга-эчәргә, киенергә сорамый.

 Бар кешеләр дә  хан яисә падишах та була алмый. Уйларга ярамый: бер тапкыры гына бу дөньяда яшибез, мөмкин кадәр күбрәк рәхәтләнеп яисә  байлыкта яшәп калыйм диеп. Мин үлгәч- Җир шарын бөтенләй су басса да, үкенечем булмасын диеп. Менә мин 83 яшенә җиттем- аңыштым: бу дөньяда бар әйберләр  дә бездән кала. Шуннан чыгып, минем өчен - ИСТӘЛЕК дигән нәрсә  бик  югарыда тора. Һәм мин үзем шул юнәлештә хәзер дә яшим.

 -          Бабакай, синең сүләгән сүзләрең тирән итеп уйларга мәҗбүр итә.

-          Эй, балам, син шулай уйлыйсын. Ә башка берәүләрнең уйлаганы- уйлар, уйламаганы- байлык артыннан куар. Байлыгы җитешсә дә -туктый алмас. Киләчәктә  дә, үзләре турында гына уйлаучы кешеләр байлык артыннан  куа-куа киләчәк буыннарга табиги байлыкларны калдырмаслар. Шул сүзләремнән соң инде Җамлихан, син дә тирән уйла.

-Да, бабакай, синең белән сөйләшеп утыру- миңа күп нәрсәләр ачты.Рехмәтләрем сиңа.

- Ә хәзер әйдә өйгә керик, мин сиңа тагын бер нәрсә күрсәтмәкче булам.

 Шулай итеп Байтимер Җамлиханны өйгә алып керде. Диварга (стенага) эленгән  кылычны алды да, сузды оныгының кулларына.

-          Мә,балам, Җамлихан. Бу сиңа истәлекә итеп миннән бирелә. Бу безнең гаиләбезнең “сакчысы”. Бу гади кылыч кына түгел. Ул күп җирләрне чигеп, җиңеп кайткан кылыч. Дөрес,  сугышларда  да булган. Тик үзебезне саклап калу өчен генә ул үзебезнең башыбыздан югарыга күтәрелгән. Тик шул бер очракта гына сиңа да рөхсәт бирәм  кылыч тоткан  кулыңны башыңнан югарыга күтәрергә. Киресенчә булса- күп кайгылар булыр.

 Җамлихан кулына алды да кылычны- анда араб телендә язылган "Мурсалим" исемен күрде һәм дөньясын оныткан килеш язылган исемне тын тавыш белән укыды.

-          Синең әйткәннәрең, бабакай, барда үтәләчәк. Мин бу кылычны саклармын. Буыннан буынга- оныкларыма тапшырырмын. Амин.Тагын рәхмәт сиңа,бабакай.

 Шулай булды да, Байтимер намаз вакыты җиткәнне сизеп, Җамлиханга түргә табан узуын  сорады. Алар бергәләшеп намаз укыганнан соң, шул Җамлиханга бирелгән кылычны Байтимер үз алдына куеп, үзе эченнән генә тагын ниндидер берәр сүрә укыды.

 Ул турыда  инде Җамлихан сорарга яхшысынмады, ул сер булып калды.

 Бергәләшеп чәй эчкәч-алар аерылыштылар.

 -----------------------

 

М.Максут. Бугенгесе, бу  хезмәтемне вакытым җитмәгәнлектән, алда кыскартып язам. Чөнки авылдашлар родословныйларына күбрәк внимания  бирергә туры килә.Алла бирсә, дөньялар тыныч булып торса, авылдашлар кирәкле диеп санасалар, бу хезмәтемне тагын да мөмкин кадәр киңәйтеп язарлыгым бар.  

 

Дәвамы.

    Шулай еллар артлы-артлы үтә торды. Тормыш барышында Байтимер нәселендә кемдер вафат булды, кемдер дөньяга килде-туды. Җамлиханга  Байтимер исеменән әйтелгән сүзләр, һәм дә Җамлихан өстендә булган бурычлар да чын күңелдән үтәлә килде.

 1829 нчы елны Җамлиханның үз баласы туды. Аңа Шамсетдин исеме бирелде (бу исем –“кояшлы, нурлы кеше” мәгънәсендә). Юк, онытмады Җамлихан бабасы Байтимер сүзләрен: тагын ир бала туса Невретдин исеме итеп билгеләргә. Шамсетдинның йөрәгендә  бу исем бер зур урын алып торды.

 Тик Җамлиханның Шамсетдиннән соң  берничә кыз бала туды. Җамлихан эчтәлекле тормыш яшәп, дөньяны  ташлар алныннан баласы Шамсетдинга, бабасы Байтимер киңәшләрен аңлатып калдырды. Гаиләдә саклана торган кылычны  да тиешле йола-гадәтләр белән тапшырды.

 Шулай берничә ел яшәгәч, 1872 нче елны  Шамсетдинның үз баласы туды. Тик шул туган балага ул  Невретдин исеме кушкач, догалар укыгач  кына, Шәмсетдин тынычланды.

Алдагы елларда, 1906 нчы елны Невретдинның  баласы Җалялетдин туды.

 Невретдин 5 ир туган братлар арасында алдынгы булып саналды.  1917 елда булган революциягә кадәр, бабалары кебек, авылда староста да  булып торды.

 Революция елларын соң, бу гаиләне раскулачивать иттеләр.Юк-бар байлыкларын 1930 нчы елларда колхозга тартып алдылар. Невретдин тик кылычны кына саклап калырга өлгерде. Бер урыннан- икенче урынга яшерә торган иде. Шул ук вакыт бик катлаулы булган Совет власте вакытында өйдә сугыш кораллары тотарга ярамый иде. Хөкемгә тарта иделәр.

 Алдагы елларда  Җалялетдинның балалары туды: 1936 нчы -Алимҗан, 1937 нче елны-Равиль, 1939 нчы елны-Хава дөньяга килделәр. Болар инде Байтимер Мурсалимовның алтынчы буында туган оланнар  иде.

 Шул ук вакыт, 1935 нче елны, Байтимернең Амин малае ягыннан алтынчы буында ир бала туды. Аңа Мясум исеме бирелде. Исеме “гонаһсыз, аепсыз, гыйффәтле,сакчылы” дигән мәгънәдә.

 1941-1945 еллардагы сугышта күп авылдашлар, шулай ук Байтимирнең гаиләсеннән генә берничә дистә кеше сугыш кырында корбан булып ятып калдылар.

 Сугыштан соң, бик авыр еллар иде. Юк аталар, тик  сырхау бабай-әбилэр, ачлык,юклык. Саулыклы авылдашлар, яшь-үрем көн буе колхоз кырларында хезмәттә иделәр. Кечерәк 9-12 яшьлек балалар йорттагы хезмәтне үтәделәр.  Шул елларда йортта сыер булу- зур байлык иде.

 Невретдин олы яшькә җитеп- хәлсезләнде. Үлем алныннан кылычны тапшырды кодасы Невмятуллага. Невмятулла өйдә кылычны  тотмастан, аны яшерде сарайның бер киштәсенә. Тормыш көнендә, оныгы Хава балта юклыктан, көн саен  шул кылычны яшерен генә алып, сыерга чөгендер дә турый торган иде. Яшерен генә кулланса да- урнына куя торган иде. Шундый авыр елларда кылыч турында  тугел, ә ничек ачлыктан үлмәсне кайгыртып, баларыңны  саклап калу вакытлары иде.

Без, бүгенге яшәүчеләр,  “ник ул кылыч белән шундый эшләрне башкарырга кулланганнар” диеп тә әйтә алмыйбыз.

 1951 ел.  Җәйнең бик эссе булган июль ае. Бар авылдашлар да кырда эштә диярлек.            

Картлар нәрсә бар ашамлыкларын кулланалар иде.

Хаваларның күрешендә бер карт Фарека исемле  әби бар иде. Ул саклыгын югалтып, куйган  керосинкасын онытып, бер зур эш китереп чыгарды. Ут-ялкын кабынып китте дә, үз йортын гына түгел, ә күршеләре Алимҗаннарга да кайгы китерде. Ялкын тиз арада кабынып китте аларның йортларында булган сарайларга да. Аларның сарайлары, ашлык куелган келэтлэре чытырдап янып китте. Бар күрешләр бик куркыныштылар. Салам башлы өйләрнең һәм сарайларның  5 минутта янып бетүләре мөмкин иде.

Каян да ярдәм көтәргә юк иде. Тирә- якта бар да картлар, бар да яшь-үсмер генә иде. Авылдашлар кырдан күреп алдылар күккү таба юнәлгән кара төтенне. Коралларын бәреп, чаптылар пожарны (янгынны) сүндерергә.

Бу гаиләнең бәхетенә, урамнан ГАЗ-51 машинасында ике туган, Аллям уллары  Заер һәм Феракша узып баралар иде. Сарай һәм амбарны саклау турында уйлар юк иде инде. Тик саклыйсы иде түбәсе салам белән ябылган  йортны. Бу ике брат, чын ике егет, ялкын белән озак сугыштылар.

Шул ук вакыт, күрештә, урам аша яшәүче гаиләдә,  16 яшьлек Мясум үз өен саклаган булып, бар көче белән су коеп торды шулай ук түбәсе салам белән ябылган  өй башына.

 Соңыннан, пожарны сүндергәч, күршеләр шул ике братның батырлыгын күреп, рәхмәтләр әйттеләр. Аларның батырлыгы күп авылдашларны ут-ялкыннан коткарды.Озак еллар буе бу пожар телгә алып сөйләнде.

Пожардан соң –берни калмый диләр. Шулай, бу битләрдә язылган кылычыбыз да юк булды.

Кайтабыз тагын Байтимернең Җамлиханга әйтеп калдырган сүзләренә.

Аның кавемында, 6 нчы буында, ике тармактан килгән Мясум белән Хаваның 20.02.1961 елында ир баласы дөньяга килде. Аңа  Максут  дигән исем бирелде.

 Шулай итеп, Байтимирнең  Җамлиханга сөйләгән барлык сүзләре дә  дөрес булып тормышка ашты. Ул турыда кайтарып, сөйләп-язып тормыйм инде.

 М.Максут. Яздымда инде, бүгенгесе Аллага шөкер, үземнең родословныйларымны ике бабам, ике эбием буенча 1602 нче елга кадәр беләм дисәм дә ярый.

Балаларым шул эби-бабайларыбызның исемнәрен ачыклаган өчен, рәхмәтле булып, миңа 51 яшь тулу уңае белән,  КЫЛЫЧ бүләк иттеләр. Рәхмәтле булып алдым. Мин шундый кеше инде- кат-кат карадым да, андагы берничә язылган сүзне укыдым. Анда язылган сүзләр  рус телендә, бер як җиягендә : “ За Веру, Волю, Отечество” диеп, икенче җиягендә: “Честь, Долг, Отвага”. Минем фикерем белән уйласаң, тагын  3+3 саннары.  Бүгенгесе көннән чыгып уйлавым буенча, монда җитми бер сүз.Мин ул сүзне  кылычка яздырдым мастерскойда.

 Нәселебездә булган эби-бабаларыбызның исемнәрен ачыклауда куйган хезмәтләремне исәпләп, баларымның бүләге икәнлекне уйлаштырып, мин кылычка исем бирдем һәм аның исемен яздырдым шул  саннарны кулланып : 345037183121. Аны миннән гаеры беркем дә белми(пока).Ул язылды шулай ук шунардан, ул кылыч башка берәү ят кеше кулына эләксә дә яисә урланса да, ул кеше тыныч яшәмәс.

 

Кылычның исемен мөмкин  укырга шул саннарның эчтәлеген чишеп:

20021961-2012 -  (33-х) =345037183121

 Минем өстәге  язганымны  аңлаган кеше-шул сүзне   әйтеп бирерлеге бар.

Өстәге язылган исемнәр һәм даталар  барда минем родословныйемнан алынганнар.  

М.Максут.

на главную страницу, нажмите:  Mmmm20021961.narod.ru


 

 

 

 

 

 

 

Күк йөзем.

Кич җитә дә, кызыксынып,

Күк йөзенә карыймын.

Йолдызларда нинди серләр,

Шул турыда уйлыймын.

 

Бар йолдызлар җемелдиләр,

Әйтерсен күктә  бәйрәм.

Һәрберсеннән нурлар килә,

Алардан алам сәйләм.

 

Атылалар  бер-бер артлы,

Тик кала бит эзләре.

Ә Туган йолдыз атылгачтын

Адәм гомере бетәме?

 

Миллиард йолдыз арасында

Кайсы Туган йолдызым!?

Дөресме соң аның белән

Бәйле минем язмышым.

 

Туган йолдыз, белгерт миңа

Күпме тагын  балкырсың?

Кайсы елда, кайсы айда,

Кайсы көнне атылырсың?

 

Шул турыда уйлый-уйлый

Үтә минем вакытым.

Туган йолдыз атылгачтын

Инде бетәр сулышым.

 

Йолдызымның ахыр эзе

Килеп төшәр бит Җиргә.

Җанымны да шул эз буйлап

Җиткерерләр бит Күккә.

 

Йолдызым кебек балкыпмы

Ачылыр Күк ишекләре?

Ничек мине каршы алырлар

Күкләрнең  фәрештәләре.

 

Нинди юлдан мине итәрләр:

Нинди газаплар күрермен.

Тамыкларга юлым булса

Ничек мин кичерермен.

 

Җәннәтләрне күрәсе иде,

Тик язылганмы маңгайга.

Гонаһтан куркып мин  яшим,

Һәм ошанамын Ходайга.

 

Кызыксынып карыйм күккә,

Нинди матур йолдызлар.

Балык йолдызыма  карап,

Мин уйлыйм бик күп уйлар.

 

М.Максут. 30.03.13г.

 

 

      Пиана ягыКарга авылы ягы.  

 1835 нче ел.Шоба бабай авылы җирләренең чикләре.

 

 

 

 

 

 м

 и  

 

Зур һәм кече дустыган йолдызлары.

 

 

 

Кылыч исеме- 345037183121

© m1961mm

Сделать бесплатный сайт с uCoz